Актанышның Байсар мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә тыл ветераннарының өйләрендә булып, бәйрәм белән котлады.
«Актаныш» сайтында хәбәр ителгәнчә, алар өлкәннәр өчен сугыш чоры җырларын башкарып, тыл ветераннарының яшьлек еллары хатирәләрен кузгаткан.