Күчмә халыклар борынгы уеннарының берсе булган «Аударыш» («АВДАРЫС») атлар өстендә милли көрәш бәйгесе Дагыстан республикасының Ногай районы Червленные-Буруны авылында 1 май көнне үткән, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ярыш хәләл казылык продукциясе җитештерүче «Экопрод» җәмгыяте кубогына узган.
Чараны «Айланай» дәүләт фольклор-этнографик ансамбле ачып җибәргән. Иң элек төрки халыкларына хас булган ат чабышы оештырганнар.
Батыр чабышкылар бәйгесе 60 кг га кадәр, 70, 80, 90, 90 кг нан авырhак 5 үлчәү категориясендә узган. Ярышларда Ногай далалары, Татарстан һәм Кыргызстаннан килгән батырлар бил алышкан.
Җиңүче батырлар булып үз үлчәү авырлыкларында Оразбаев Әмирбәк (Батыр Мурза авылы, Дагыстан), Амангилдиев Исмәгыйль (Коясула авылы, Дагыстан), Сулубек Углы Куванышбек (Кыргызстан), Шабагатов Запир (Көнбатыр авылы, Дагыстан) һәм Татарстаннан Хәйбриев Динар калган.
II урынны Дагыстанның Червленные-Буруны авылыннан үз үлчәү авырлыкларында берьюлы берничә көрәшче: Абделбариев Равил, Шоматов Булат, Крупов Кәрим, Солтанов Таждин һәм Кара Су авылыннан Келдасов Мурат яулаган.
III урынны Татарстаннан Камалетдинов Алмаз, Дагыстанның Көнбатыр авылыннан Изеев Сәпәрали һәм Әспәргәнов Аскәр, Коясула авылыннан Оразакаев Тамерлан һәм Ямангой авылыннан Кадрашов Исмәгыйль алган. Җиңүчеләр грамота, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә чыганак.
Командаларга килсәк, Червленные Буруны авылы көрәшчеләре командасы I урынга чыккан. Ә «абсолют батыр» исеменә Татарстан командасы лаек булган һәм «Астон» кушаматлы нәселле айгыр — ногайларның легендар «Буян»ының оныкчыгы белән бүләкләнгәннәр.