Башкортстанның Учалы районында янгын сүндерүчеләр 210 гектар мәйданда урман янгынын сүндерә, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе. «РИА Новости» шул хакта яза.
«Республиканың Учалы районында ике урман янгыны белән көрәш дәвам итә. Колыш авылы янында 210 га мәйдандагы янгын чикләп алынды. Янгын сүндерүдә 94 кеше һәм 24 берәмлек техника эшли, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль группировкасы, пилотсыз авиация системасы төркеме, янгын-коткару вертолеты, урман янгыннарын сүндерүдә кулланыла торган авыр техника җәлеп кителгән», диелә хәбәрдә.
Коткаручылар мәгълүматы буенча, Учалы районында икенче янгын Кирәбе авылы янында. Монда янгын 15 гектар мәйданда, ул да чикләп алынган, диелә хәбәрдә.