Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Рузилә Басырованы Мәскәүдә бүләкләделәр» дигән язма чыкты.
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова Ульяновскиның Үзәк клиник медсанчасте шәфкать туташы – медсестрасы Рузилә Басыровага Лука Крымский медален тапшырды.
Илебезнең иң яхшы медицина хезмәткәрләрен Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Әлеге чарада өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Кучиц һәм сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева катнашты.
Ульяновскиның Үзәк клиник медсанчасте 2 нче поликлиникасының инфекцион кабинеты шәфкать туташы Рузилә Басырова сәламәтлек саклау системасында 32 ел эшли һәм үз белгечлеге буенча югары квалификацион категориягә ия.
Олеся Колотик-Каменева көндәлек хезмәте һәм үз эшенә тугрылыклы булуы өчен Рузилә Басыровага рәхмәт сүзләрен ирештерде.
«Ковид пандемиясе башлангач ук сез инфекцион бригада составында эшләдегез, пациентларның өйләренә барып ярдәм күрсәттегез, көненә бишәр сәгать эпидемиягә каршы костюм киеп йөрдегез, халык арасында санитария-агарту эше алып бардыгыз. Бай тәҗрибәле белгеч һәм остаз буларак үзегезнең белемегезне яшь медикларга бик теләп тапшырасыз. Сезнең тырыш, намуслы, фидакарь хезмәтегез һәм пандемия шартларында үзегезне кызганмыйча эшләвегез дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде. Профессиягезгә тугрылык саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә!» - диде өлкә министры.