Татарстанда ял көннәре җылы һәм чагыштырмача коры һава торышы белән башланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә көнне көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5 - 10 метр җил фаразлана, көндез ул 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 2 - 7 градус тәшкил итәчәк, көндез 21 - 26 градуска кадәр җылыта.