9 майда Әгерҗедә татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без — 41 елның балалары» фильмының премьерасы була. Әгерҗелеләр фильмны «Локомотив» стадионында ачык һавада карый ала.
Җиңү көнендә Алабугада да кино күрсәтелә. Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучыларының иҗади командасы «Җиңү кинотасмасы» бәйрәмен булдыруга үз өлешен кертте. Сугыш турындагы танылган фильмнардан алынган кадрлар аша замандашларга үткән елларның чынбарлыгын кабул итү, ә шаһитларга үткәннәрне тагын бер тапкыр искә төшерү җиңелрәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Шулай ук театрлаштырылган тамаша кысаларында «Иллюзион» кинотеатры «Офицерлар» фильмын күрсәтүне оештыра.