https://tatar-congress.org/
«Урал аръягы татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе инициативасы белән һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Курган өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә 22-26 апрельдә Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар мәдәнияте көннәре 22 апрельдә Шадринск шәһәрендә башланды. Тамашачылар алдында Гөлдания Хәйруллина, Резеда Шәрәфиева, Вәис Бәйрәмов, Алмаз Хасанов, Рөстәм Насыйбуллин кебек җырчылар чыгыш ясады. Шуннан соң эстафетаны Сафакүл, Целинное, Әлмән авыллары кабул итеп алды. Татар эстрадасы йолдызлары тамашачыларга үзләренең матур, дәртле җырларын бүләк итте.
26 апрель – Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне Татарстанның атказанган артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» ансамбле һәм Казан шәһәр филармониясе солистларының гала-концерты белән билгеләп үттеләр. Ул Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәренең финал аккорды булды.