Татарстанда төбәк проектларын гамәлгә ашыру буенча кураторлар, җитәкчеләр һәм администраторларның яңа исемлеге расланды. Алар республикада илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалады.
Исемлек барлыгы 13 илкүләм проектны үз эченә ала, аларның һәркайсының үз кураторы бар. Әйтик, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният» илкүләм проектларының кураторы итеп билгеләнде. ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко исә «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларына кураторлык итәчәк.
ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү» илкүләм проектларының кураторы итеп билгеләнде һ.б.
Кураторларны РФ Президенты Владимир Путин указларын гамәлгә ашыру өчен билгеләделәр.
Искәртеп узабыз, быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча 11 мәктәп, 2 балалар бакчасы һәм 47 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Моннан тыш, Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, ләмле кырларны рекультивацияләү, Түбән Кама сусаклагычының Озерный чыганагындагы торба үткәргечләрне сүтү, юллар төзү һәм ремонтлау һ.б. эшләр дәвам итәчәк.