«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар билгеләнде. Алар – IT-парк һәм «Иске шәһәр префектурасы».
Антипремия ияләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова таныштырды. «Казан уртасында матур IT-парк бинасы ачылды. Эчке яктан матур тәрҗемәләр куелды. Әмма Казан туристлары, шәһәрдә яшәүчеләр элмә такталарга да, тышкы кыяфәткә дә зур игътибар бирәбез. Татар теленә IT-паркның элмә тактасында урын табылмады. Иске шәһәр префектурасы»на берничә антипремия бирдек, тик безне ишетүче булмады», – диде Ленария Мөслимова.
Ул антипремия ияләрен сайлау принцибын да әйтте. «Ел дәвамында ике теллелек канунын куллануны тикшерәбез. Закон ягыннан «дуслык» төшенчәсе башка юнәлеш. Монда гаделлек белән нәтиҗәләр ясыйбыз», – диде Ленария Мөслимова.
Акциядә татар телен кулланучы оешмаларга Рәхмәт хаты тапшыралар. Быел премиягә җырчы Аигель тавышы белән яздырылган татарча «Яндекс-карталар» лаек булды.
«Аигель тавышы белән «Яндекс» ширкәтендә «Яндекс-карталар» татар теленә тәрҗемә ителде. Кем әле йөкләп өлгермәгән, барыгызны да Аигель тавышы белән навигация, карталар кулланырга чакырам», – диде Ленария Мөслимова.