Бүген Казан метрополитенының икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң як тоннельне казу эшләре төгәлләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин тоннель казу машинасының җир өстенә чыгуын күзәтте.
«Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов моның метрополитенның иң перспективалы проектларыннан берсе булуына игътибар юнәлтте.
«Барысы да план һәм график буенча бара. Бүген бездә тоннель казучылар өчен бик шатлыклы вакыйга булды, - дип ачыклык кертте Рәхимов. – Бу – бик мөһим вакыйга. Бәйрәм көнендә Татарстан Рәисе һәм Казан мэрына зур куаныч белән эш нәтиҗәләрен күрсәтәбез».
«Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр тоннельнең гомуми озынлыгы 870 метр тәшкил итә.
Искәртеп узабыз, метроның икенче тармагындагы беренче комплексны төзү эшләрен 2027 елда тәмамларга ниятлиләр. Беренче участок «Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия» станцияләрен берләштерә, аның озынлыгы 5 чакрым 750 метр тәшкил итә.