Татарстанда кыска вакытлы тәнәфестән соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар янә кими башлады. Соңгы тәүлектә республикада 39 кеше әлеге инфекцияне йоктырган, 16 пациент хастаханәгә озатылган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
Кичә коронавирус инфекциясен 41 кеше (аңа кадәр – 40) йоктырган, 18 пациент (11) хастаханәгә озатылган иде.
Шул ук вакытта, 56 кеше (бер көн элек – 39, ике көн элек – 43) терелгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 204 946 очрагы ачыкланган, 202 296 кеше савыккан.
Коронавирустан вафат булучылар саны инде шактый вакыт үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.
Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 7116 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 1108 пациент хастаханәгә озатылган, 7409 кеше терелгән. 33 кеше инфекция корбаны булган.