Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете билгеләп үтелә. Изге җомга көненә туры килгән бәйрәм мәчетләрдә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланды һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итте. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укыла.
Гает вәгазен һәм гает гамазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара. Ул бу көнне икеләтә бәйрәм булуын - җомга көне һәм гает бәйрәме булуын билгеләп үтте. Ураза гаете уңаеннан ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укып үтте.
Гает намазында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. катнаша.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында карап була.