Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә – 19 апрельдә 11 сәгатьтә Казанның 7 нче хастаханәсе янында булачак.
Гали Габдрахманоның вафаты турында бүген билгеле булды. Аңа 67 яшь иде.
Мәрхүм Казанның Нагорный бистәсе зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәни ресурслар үзәге.
«Гали Әхәтовичның тормышы – Татарстан мәдәниятенә, сайлаган эшенә ихлас хезмәт итүнең, идеалларга тугрылыклы булуның якты үрнәге. Коллектив үз ветеранын югалтуга кайгыра, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек хәтеребездә мәңге сакланыр», диелгән Татарстан Республикасы Мәдәни ресурслар үзәгенең хәбәрендә.