Татарстанда күпбалалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. Бу хакта Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге искәртә.
Шулай итеп, биш яки аннан да күбрәк баласы булган хатыннар 50 яшьтән, ә 4 һәм 3 балалы аналар 56 һәм 57 яшьтә пенсиягә чыга ала. Татарстанда бу мөмкинлектән 17 мең хатын-кыз файдаланган.
Моның өчен 15 ел хезмәт стажы, 23,4 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Шулай ук кирәкле шартлар арасында 8 яшькә кадәр балаларны тәрбияләү һәм «ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һәм тәрбиягә алуны кичектерү» фактлары булырга тиеш түгел.
Хезмәт стажын һәм җыелган коэффициентны фондның сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша белергә була.