Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта әйтте.
«Соңгы 5 елда экологик чараларда катнашучылар саны 1,2 миллионга җитте. Бу һәр өченче татарстанлы катнаша дигән сүз. Без үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер», – диде ул Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
Министр халыкны агач утырту, һәм санитар-экологик икеайлыкта катнашырга өндәде.
Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда Татарстанда табигатьне саклау буенча 52,2 миллиард сумга 850 чара үткәрелгән, шул исәптән 20,4 миллиард сум Татарстан республикасы бюджетыннан бирелгән.
«Узган ел әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Барлык чаралардан соң, 2,3 миллион кеше үзендә уңай нәтиҗәне сизгән», – ди министр.