https://tatar-congress.org/
Испаниядә татар-башкорт ассоциациясе вәкилләренең беренче очрашуы узды. Ул Барселона шәһәрендә үтте. «Бөтендөнья татар конгрессы» сайты шул турыда яза.
Очрашу экскурсия буларак оештырылды. Ассоциация вәкилләре Гуэль паркында булды һәм Испания мәйданын карады. Оешма вәкилләре киләсе очрашуларны Испаниянең төрле шәһәрләрендә үткәрергә җыена.
Татар-башкорт оешмасы вәкилләре, 4 февральдә Испаниянең Ллорет де Марда муниципалитетында бергәләп мәдәни фестиваль үткәргәннән соң, уртак чаралар оештырырга, Испаниянең төрле шәһәрләрендә айга 2 тапкыр экскурсияләр үткәрергә дигән карар кабул иткән иде, диелә хәбәрдә.