Татарстанда 26 районда чәчүгә керештеләр. Узган атнада Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән районнарында чәчүгә беренче булып чыктылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Быел яз бик тиз килде. Март күзәтүләр чорында иң җылы мартларның берсе булып чыкты, гадәттәгедән 4-6 градуска җылырак булды. Бүген барлык районнарда да басуларда эшләр тулы көчкә бара», – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 24,3 мең гектар язгы (сабан) бөртекле культуралар чәчелгән. Быел чәчүлек мәйданы 2,7 миллион гектар тәшкил итәчәк, бу узган еллар дәрәҗәсендә. Шул исәптән 1,8 миллион гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Шикәр чөгендеренә 52,1 мең гектар, рапска 143,8 мең, көнбагышка 187 мең гектар бүлеп бирелгән. Бәрәңге республикада 43 мең гектар мәйданга утыртылачак, яшелчәләр – 8,9 мең гектар җиргә.
«Көздән 472 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. Көзге культураларның торышы гомумән яхшы дип бәяләнә. Без хәзер күзәтеп тора торган аерым кырлар бар. Кирәк булса, кабат чәчәчәкбез», – дип билгеләп үтте министр.
Җәббаров белдергәнчә, кыр эшләре өчен һава торышы уңай. «Синоптиклар көндезге температураның күтәрелүен һәм аяз һава торышы фаразлый. Үз алдыбызга тырмалау эшләрен кыска вакыт эчендә бетерү бурычын куябыз, чөнки тәүлек эчендә гектардан 40 тоннага кадәр су парга әйләнә, яки көн саен 3-4 мм», – дип нәтиҗә ясады ул.