Апрель аенда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Пушкин мәдәният үзәгендә биш спектакль күрсәтәчәк. Шулай ук, Әгерҗе, Кукмара, Яшел Үзән, Аксубай, Питрәч районнарына гастрольләргә дә чыгачак.
Апрель афишасы 5 апрельдә «Мавыктыргыч фәннәр академиясе» дигән театральләштерелгән дәрес белән башлана. Театр галәм серләрен ача торган тамашага 7-10 яшьлек балаларны чакыра. Башлану вакыты: 11.00 сәгатьтә.
Шул ук кичне труппа кабат сәхнәгә чыгачак. Ул ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшит Заһидуллинның «Ерак йолдыз яктысы» дигән бер актлы спектаклен уйнаячак.Спектакльдә татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты күзлегеннән репрессияләрдә зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты сурәтләнә. Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.
11 апрельдә Пушкин мәдәният үзәге сәхнәсендә танылган «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов куелышының арт-резиденция интерпретациясендә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты: 18.00 сәгатьтә.
19 апрельдә арт-резиденция труппасы драматург Лопе де Веганың «Изобретательная влюбленная» әсәрен күрсәтеләчәк. Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.
26 апрельдә «Созвездие-Йолдызлык» театры тамашачыны «60нчы еллардагы Казан. Яшьлек. Азатлык. Мәхәббәт» музыкаль тамашасына чакыра. «Жанр буенча бу концерт та, спектакль дә, мюзикл да түгел, ә шатлык һәм күңелле истәлекләр бүләк итүче музыкаль кичә. Монда музыкаль һәм драма театрлары берләшә, куелыш элекке җырларга бөтенләй яңа тормыш бирә. Һәркемгә таныш булган көйләр уникаль яңгыраш ала, алар төрле буыннарны гына түгел, ә чорларны да берләштерә», – ди оештыручылар. Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.
«Созвездие-Йолдызлык» театры Татарстан буенча гастрольләргә дә актив йөри. 4 апрельдә арт-резиденция артистларын Әгерҗе район мәдәният сараенда көтәчәкләр. Монда труппа «Ерак йолдыз яктысы» спектакленең рус һәм татар телендәге версияләрен күрсәтәчәк. Спектакль 14 апрельдә Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният үзәгендә, 25 апрельдә Аксубай район мәдәният йортында күрсәтелә. 20 апрельдә аны Кукмара районы мәдәният йортында карап була.
27 апрельдә тамашачыны Питрәч районы мәдәният йортына «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенә чакыралар.