Бөгелмәдә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр кызына көтелмәгән бүләк ясады. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткач, ул беренче сыйныфта укучы кызы янына мәктәпкә хәрби формадан, чәчәкләр тотып килде. Бу мизгелнең видеосын телеграмдагы каналында Бөгелмә мэры Линар Закиров урнаштырган.
Хәрби ир-ат сыйныфка дәрес вакытында кергән. Кыз бала күз яшьләрен тыя алмыйча, әтисенең кочагына ташлана.
Хәрби, тезләнеп, кызына чәчәк бәйләме бүләк итте. Укытучы Ватанны саклаучыга рәхмәт сүзләре, җиңү белән тизрәк өйгә кайтырга дигән теләген җиткерде.
Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, хәзер Бөгелмәдә 15 хәрби хезмәткәр ял итә. Шушы көннәрдә алар белән район башлыгы катнашында очрашу үткәрергә җыеналар.
Гомумән алганда, апрель һәм май айларында, махсус хәрби операция үткәрү зонасында һөҗүм булмаса, 250 кеше ял итәргә кайтырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәләрнең берсендә Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына ялга кайткан мобилизацияләнгән кешеләрне лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук хәрбиләрнең якыннарына да ял алырга ярдәм итәргә, балаларын дистанцион укуга күчеп торуны оештырырга кирәген әйтте.
Махсус операциядә катнашучыларга ялны тәэмин итүне Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Ул белдергәнчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм, юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, кимендә 14 көн ял итәргә тиеш.