Мирзо Олугбәк исемендәге Милли университетта Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге базасында татар телен өйрәнү өчен бушлай дәресләр укытыла. Дәресне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннапова алып бара.
«Дәресләргә 13 яшьтән өлкәнрәк кешеләр килә ала. Татар теле дәресе 17:30 сәгатьтә башлана. Дәрескә барыр алдыннан +998901676107 номеры буенча язылу сорала», - дип хәбәр итә Ташкентның мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте.