Казан 2024 елда БРИКС саммитын уздыру урыны булачак. Чара оешмада Россия рәислеге кысаларында узачак, диелә Россия Президенты Владимир Путин карарында.
«2024 елда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуын уздыру урыны итеп Казан шәһәрен билгеләргә», – диелә документта. Ул хокукый мәгълүматның рәсми сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы шулай ук оештыру комитеты булдырырга кушты, ул оешмада Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк. Комитет рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнгән.
Комитет составы, карарда әйтелгәнчә, бер ай эчендә расланачак.