«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» премиясе белән Чаллы татар дәүләт драма театрыннан Индира Маликова бүләкләнде.
«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
Индира Маликовага премия «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендә Клавдия роле өчен бирелде.
Лауреатны Әлмәтнең «Кванториум» технопаркы җитәкчесе Рамил Закиров игълан итте.
«Хәл бу ки… Хәсән Туфан» спектакленең инсценировка авторы һәм режиссеры - Олег Кинҗәгулов.