Бүген иртән Татарстанда урыны белән, шулай ук Казанда томан төште. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» метеорологларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, шимбә, 25 мартта, республика территориясендә көне буе яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +7..+12 градус җылы көтелә.
Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, иртәгә, 26 мартта, һәм киләсе атна башында төбәктә аномаль җылы һәм дымлы һава торышы саклана.