Татарстанда Югары Ослан районының Пустые Моркваши торак пункты янында Идел елгасында боз астына төшеп киткән 57 яшьлек балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Балыкчы суга баткан урында агым көчле, шул сәбәпле боз да бик юка булган», - дип белдерде ул.