Шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәсе Казанда 29 апрельдә була, ә традицион икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр уза.
Бу карарны Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров имзалады. Документ муниципалитетның чираттагы документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыкты.
Санитар чистарту һәм территорияне төзекләндерү буенча шәһәр штабын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев җитәкли. Шәһәр районнары хакимияте башлыклары район штабларын җитәкли.
Ике айлык һәм гомумшәһәр шимбә өмәсе вакытында юлларны, ишегалларын, бакчаларны, паркларны һәм скверларны чүп-чардан чистарту, контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерү, агач һәм куак утырту, шулай ук башка эшләрне башкару планлаштырыла.
Узган ел санитар икеайлык вакытында Казанда сиксәннән артык законсыз чүплек бетерелде һәм 900 мең куб. метр чамасы төрле чүп-чар чыгарылды. 5 меңнән артык ишегалды җыештырылды, подрядчы оешмалары 400 гектардан артык бакча, парк һәм скверны тәртипкә китерде.