«Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз Казанның якын арада яңадан оештырылган «Рубин-2» командасын җитәкләргә мөмкин. Мондый тәкъдим аңа клуб җитәкчелегеннән килгән. Бу турыда «Казанские ведомости» хәбәр итә
Чыганак мәгълүматлары буенча, якын арада Карадениз яңа командага беренче кандидатларны караячак.
«Рубин-2» нигездә «Рубин» академиясен тәмамлаучылардан, шулай ук ике тапкыр Татарстан чемпионы «Нәфис» һәвәскәр командасының уенчыларыннан төзелер дип көтелә.
Искәртик, элегрәк «Рубин»ның җитәкчелеген яңарту, «Рубин-2» проектын торгызу теләге турында хәбәр ителде. Икенче команда 1997 елдан бирле уйнады һәм 2014/15 елгы сезон тәмамлангач ябылды.