Үзгәргән эчке һәм тышкы шартларда венчур инвестицияләре базарын уңышлы үстерү өчен дәүләт белән элемтәне динамик саклап калу нигез булып тора. Бу тармак катнашучыларына кирәкле хокукый һәм көйләү шартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, инвесторларны һәм стартапларны бергәләп активрак эшләргә этәрәчәк. Казанда Россия венчур форумының пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, санкцион басым һәм тышкы чикләүләр безнең илдә венчур инвестицияләре темасына кызыксынуны киметмәде. Киресенчә, кайбер чит ил компанимяләренең базардан китүе яңа, активрак һәм кызыксынучы катнашучылар өчен юл ачты.
«Бик күп кызыксынучы кешеләр барлыкка килде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, форумда оештырылган күргәзмәне карап чыкканнан соң, анда инвестицияләргә дәгъва кылучы илледән артык проект тәкъдим ителгән иде. Ул аларның сыйфат дәрәҗәсенең елдан-ел артуын билгеләп үтә.
«Аларның күбесе - бик тормышчан һәм кирәкле. Безгә технологик алга китешне тормышка ашырырга кирәк, һәм безнең бу мәсьәләләрне хәл итә алырлык инициативалы кешеләр күп. Форумның тармакның барлык мәсьәләләре буенча турыдан-туры фикер алышу мөмкинлеге бирүе мөһим. Без бу фикерләрне ил җитәкчелегенә җиткерергә тиеш. Мин дә бу эшкә кушылырга әзер», - дип мөрәҗәгать итте панель дискуссиясендә катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.
Чара азагында Татарстан Рәисе форумда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, аларга чара кысаларында нәтиҗәле эшләүләрен һәм яңа эшлекле багланышларны уңышлы җайга салуны теләде.