Казанда суүткәргеч челтәрендә авария булу сәбәпле, Идел буе районнары йортларында салкын су бетте.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, Хәрби шәһәрчек урамындагы 2, 84, 89, 110, 117, 118, 142/6 йортларында су юк.
Йортларга суның кайчан биреләчәге әлегә билгеле түгел. «Предприятие белгечләре авария нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк бетерү өчен барысын да эшли», диелгән хәбәрдә.
Су тутырылган автоцистерналар гаризалар буенча киләчәк. Бу мәсьәлә буенча +7(843)231-62-60 телефонына шалтыратырга мөмкин.