«Юныс абый исемен йөрткән татар халык ашлары музее, яшь пешекчеләр өчен милли ашлар мәктәбе һәм традицион татар ашлары рестораны булса, шәп булыр иде, - диде блогер.
Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова фикеренчә, «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга, «чәчәк атарга» тиеш.
«Монда сайлау варианты була алмый. Тегеләй булса да ярый, болай да, дип сөйләнеп йөрсәк, үзләренчә ясап куярлар. Бу ситуациядә бер генә чыгу юлын күрәм: Юныс абый исемен йөрткән татар халык ашлары музее, яшь пешекчеләр өчен милли ашлар мәктәбен ачу һәм традицион татар ашлары рестораны булса, шәп булыр иде, дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Блогер әйтүенчә, музейның үз урынында калуы – икеле. «Ишекләре ябык булуы, әлбәттә, начар. Шуңа күптәннән бу бинаның язмышы турында, бәлки, Фәридә ханымның үзенә сүз күтәрергә кирәк булгандыр. Йөрибез шул авыз ачып, башны «әтәч чокыгач» кына уянабыз. Янында музейга якын булмаган проектлар эшләп килсә, кемгә кирәк булыр ул музей?» – диде Ләйлә Лерон-Бахмутова.