Кичә кич Казанда Ленин дамбасында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Видеода бер автомобильнең икенчесенә арттан бәрелгәнлеге күренә. Авария булган урынга ашыгыч ярдәм машинасы килде.
Беренчел мәгълүмат буенча, бер кеше зыян күрде. Аны табиблар тикшерә.