«Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара фестиваль-конкурсының быелгы иҗади лабораторияләре 16 мартта Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында старт ала.
«Беренче очрашулар Ютазы, Баулы, Тукай, Мамадыш, Актаныш һәм Минзәлә районы һәвәскәр театр коллективлары өчен оештырыла», дип хәбәр итә ТР Мәдәни ресурслар үзәге.
«Иҗади лабораторияләрнең программасы киң, һәвәскәр коллективлар режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика буенча осталык дәресләре алачак. Катнашучылар профессиональ театрлар куйган спектакльләрне карый алачак, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен түгәрәк өстәлләр оештырылачак», диелгән хәбәрдә.
Очрашулар март, апрель, май айларында планлаштырылган.
- Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач, Питрәч районы театрлары өчен дәресләр уздыра. Буа дәүләт театры Лениногорск, Алабуга, Арча, Теләче, Кукмара, Әтнә районнары театрларын җыячак.
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Әлмәт, Чистай районнары театрлары өчен иҗади лаборатория мәйданчыгы булдыра. Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Менделеевск, Бөгелмә театрлары Әлмәт татар дәүләт драма театрында осталыгын чарлаячак.
- Баталов исемендәге Бөгелмә рус театры Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Зәй районнары театрларына дәресләр бирәчәк. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Әлки, Кама Тамагы, Азнакай, Югары Ослан районнары театрларын көтә.
- Казан ТЮЗы Спас, Нурлат, Чирмешән, Аксубай, Алексеевск районнары театрлары өчен дәресләр үткәрә. Кариев театры Чүпрәле, Балык Бистәсе, Лаеш районнары театрларын көтә.
- Мөслим халык театры, Чистай халык театры, Актаныш районы Кормаш авылы «Нур» халык театры, Балык Бистәсе халык театры, Саба районы «Балкыш» халык театры, Чаллының КамАЗ мәдәният йортының «Мистерия» музыкаль театры дәресләрне Камал театрында үтәчәк.
- Тинчурин театрына Менделеевск районының Тойгуҗа авылы «Дөрешкәй» театр коллективы, Актаныш районы Пучы авылының «Ихлас» коллективы, Арча районы «Җидегән чишмә» халык театры коллективы, Баулы театр коллективы Мамадыш татар театры коллективы, Тукай районы Күзкәй авылы «Нур» театры коллективы киләчәк.