Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Сәмрух» премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Бүген Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде.

Быел барлыгы 14 номинация - «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында» – билгеләнгән иде.

«Сәмрух» премиясенең «Ел методисты» дигән яңа номинациядә җиңүче Камилә Ризванова методист эшенең максатын билгеләп үтте. «2017 елда «Ел сәлкеше» номинациясе лауреаты булган идем. Быел менә җиңү яуладым. Методистлык - ул башҗитәкнең бер төре. Быел да әлеге юнәлештә эшләргә планлаштырам. Методистның төп эше - ул сәлкешләр өчен кызыклы формада мәгълүмат җиткергән укытучылар табу», – диде ул.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова фотосы

«Әйдаманнар ярышы»нда беренчелекне яулап, «Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүгә Ләйсән Зәйнуллина лаек булды. Ул үзенең җиңәчәгенә ышанганын әйтте. «Минем берничә аланда булганым бар. Беренче тапкыр гына катнашмыйм. Шуңа күрә бирегә килгәндә яхшыга өметләнеп килем. Нинди конкурслардан куркырга, кайсы белемне арттырырга кирәк икәнлеген күзаллый идем. Мин үземә ышандым», – диде ул. 

 

Фото: © Ралинә Сәлимова фотосы

Иң шәп әйдаманнар «Сәләт-Саба» аланында булуы ачыкланды. «Ел кулдашлары» номинациясендә Рәсүл Валитов белән Алсу Фәтхетдинова җиңү яулады. «Без беренче тапкыр бергә эшләдек һәм нәтиҗәбезне күрәсез. Без уртак тел таба алдык. Кулдашым бик җаваплы, үзенчәлекле кеше һәм балаларны ярата», - дип сөйләде Алсу Фәтхетдинова.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова фотосы

«Сәмрух» премиясе җиңүчеләре исемлеге:

  • «Без рәхмәтле» - Вячеслав Бурдов, Галия Закирова, Фираид Нуруллин, Фәнир Галимов, Рәшид Ямбулатов һәм Марат Бариев
  • «Сәләт» стипендиясе – Булат Ахунов, Ләйсән Низамова һәм Адилә Хәлимова
  • «Ел әйдаманы»  - Ләйсән Зәйнуллина
  • «Ел кулдашлары» - Рәсүл Валитов белән Алсу Фәтхетдинова
  • «Ел методисты» - Камилә Ризванова
  • «Ел клубы» – «Сәләт-Әлки» клубы
  • «Форум башҗитәге» - Данияр Галиев
  • «Сәләт җырлый» – «Сәләт-Рухият» аланы җыры «Сизәм»
  • «Ел партнеры» - «Шаян ТВ» телеканалы һәм «КСИЛ-Миллениум» ҖЧҖ
  • «Бер дулкында» - «Саф» балалар радиосы, Эльмир Низамов һәм «СалаваTIK» балалар проекты
  • «Ел өлкән әйдаманы» - Илнара Фәхриева
  • «Ел директоры» – «Сәләт-Тел» аланы директоры Гөлназ Гатина
  • «Ел сәлкеше» – Алмаз Нигъмәтҗанов
  • «Ел аланы» - «Сәләт - Раушан» аланы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus