«Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концертында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы тәкъдим ителде.
Спектакль аншлаг белән үтте. Яшь авторларның беренче зур күләмле әсәрен тыңларга сәнгать әһелләре күп килгән иде.
«Миләүшә бик тырыш, сәләтле композитор. Мин аның эшләрен күзәтеп барам, үзен Татарстан Композиторлар берлегенә дә алдык. Мәскәү консерваториясенә керде», – дип сөенечен белдерде премьерадан соң яшь композиторны котларга ашыккан РФ һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин.
«Партитура» конкурсында жюрида мин дә бар идем. Миләүшәнең бу конкурста I урын алуына шатландым. Бу әсәренең музыкасы бик матур, сәяси ягы да бар әсәренең», – диде ул.
«Миләүшә бик актуаль темага алынган. Бу аның көтелгән иҗат җимеше. Миләүшә өчен борчылып яшәдек. Без бүген аның уңышы белән бик бәхетле», – диде спектакльдән соң композиторны котларга кергән Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Мин Миләүшә өчен бик шатландым. Бу фестивальнең исеме дә «Мирас» бит - онытылган мирасыбызны күтәрә. Бу очракта әсәр мирасыбызны баета. Фестиваль премьераларга бай. Бу инде аеруча зур премьера», – диде композитор Эльмир Низамов.
«Татар сәнгатендә опералар күп түгел, алар санаулы. Шушы аз санлы операларыбызга тагын бер опера өстәлде. Мин моңа бик шатмын», – диде ул.