«Самара Тарихи мәчете: гасырлардан гасырларга (1891-2022)» дигән китап дөнья күрде. Аның авторы – танылган Самара журналисты, тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Шамил Галимов.
Китап Самара өлкәсе мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте заказы буенча төбәк Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән нәшер ителгән. Бу хакта «Самар татарлары» сайты яза.
Әлеге басма Самара Тарихи мәчетенә һәм киң колачлы төзекләндерү эшләре үткәргәннән соң аның ачылышына багышланган. Үзәк темадан тыш, анда шулай ук Самара өлкәсе тарихы, Самара шәһәре татар мөселман җәмгыяте, революциягә кадәрге, совет һәм советлардан соңгы чорларда дәүләт-ислам мөнәсәбәтләренә бәйле төп мәсьәләләр карала.
Китап киң катлам укучыларга адресланган һәм 500 данә тираж белән чыккан, диелә хәбәрдә.