Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә театрлар фестивале башланды. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
Татарстанның атказанган артисты Бари Тарханов исемендәге VIII төбәкара татар театрлары фестивале 11 февральдән 25 мартка кадәр дәвам итә.
11 февральдә Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» театры Данил Салихов әсәре буенча «Язмыш» спектаклен күрсәтте.
15 февральдә Татарстанның Менделеевск районы «Дөрешкәй» Тойгуҗа театры, 26 февральдә Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авылының Фәтхи Бурнаш исемендәге театр, 5 мартта Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылының «Бердәмлек» театры, 15 мартта Татарстанның Апас районы мәдәният йорты каршындагы театр, 18 мартта Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы мәдәният йорты каршындагы театр, 25 мартта Татарстанның Буа районы мәдәният йорты каршындагы «Яктылык» театры спектакль күрсәтәчәк.
Керү түләүсез, диелә хәбәрдә.
Фото: © https://t.me/emet73