Алабуга Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен «Бөтендөнья хиҗаб көне» уңаеннан бәйрәм узды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр.
Мөхтәсибнең хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фазлыева исламга кадәрге чорда хатын-кызларга карата мөнәсәбәт, шулай ук бу көннең тарихы турында сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Чара яулыклар бәйләү буенча мастер-класс белән дәвам итте. Көндәлек hәм бәйрәм өчен ысуллар күрсәтелде. Хиҗаб киеп йөрмәгәннәр хатын-кызлар дә яулык киеп карый алдылар, диләр мөхтәсибәттә.
Шулай ук бу көнне Гүзәлия ханым җитәкчелегендә заманча мөселман киемнәре дә күрсәтелде.
Моннан тыш, теләге булганнар викторинада катнашып, бүләккә китаплар алды. Хиҗаб көненә килүчеләр бу көнне кул эшләре күргәзмәсен дә карый алды. Күргәзмәдә эксклюзив бәйләнгән сумкалар, чәч кыстыргычлар, кием, оекбашлар һәм башка кирәк-ярак бар иде.