Төркиянең үзәк өлешендә 7,8 магнитудалы яңа җир тетрәү булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
SANA агентлыгы белдергәнчә, Сириянең провинцияләрендә, шул исәптә Дамаскта һәм Латакияда яңа җир асты тибрәнеше сизелә.
Бүген иртән Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү булган иде. Якынча мәгълүматлар буенча 500дән артык кеше һәлак булган, меңнәрчә кеше зыян күргән.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин ике илнең лидерына кайгы уртаклашу һәм ярдәм итү тәкъдиме белән телеграмма җибәрде.