Казанның Тынычлык бистәсе зиратында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар.
Министр белән хушлашырга зиратка дистәләгән кеше килгән. Алар – аның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм битараф булмаган кешеләр.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның сәламәтлек саклау министры 29 гыйнвар, якшәмбе иртәсендә вафат булды. Марат Садыйковка 53 яшь иде.