Казанның Мәскәү урамындагы 40нчы йортта «Тавоокс» кафесында янгын чыккан. Тышкы яктан урнаштырылган вытяжка януы турында хәбәр 19.12 сәгатьтә килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, кафеда янгын чыккан вакытта анда беркем дә булмаган.
19.19 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән.