Шимбә көнне Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасының -5..-10 градус, аязганда -13 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. Көндез термометр баганалары -2.. -7 градус күрсәтәчәк.
Көньяк-көнбатыш, көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак.