Россия Тышкы эшләр министрлыгы Латвия илчесе Марис Риекстиньшуның ике атна эчендә Россиядән китүен таләп итте. Бу хакта ведомствоның телеграмдагы каналында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, 24 февральдән Латвия Россия белән мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен киметергә планлаштыра. Бу вакытка кадәр Россия илчесе республикадан китәргә тиеш. «Илчеләр үз миссияләрен төгәлләүне Ригада билгеләнгән датага кадәр көтәргә тиеш дип санамыйбыз», – дип билгеләп үттеләр моңа карата Россия Тышкы эшләр министрлыгында.
Тышкы сәясәт ведомствосында Латвия ягы провокациясенең нәтиҗәсез калмаячагын белдерделәр.