Буада яшәүче Айдар Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга 40 литрга якын бал җибәрергә җыена. Ул һәрберсен аерым пластмасса контейнерларга салып куйган.
Айдар якташларның шушы шифалы бал белән чәй эчеп, авырмыйча, исән-сау җиңү белән туган якларга кайтуын тели.
Сүз уңаеннан, киләсе ай башында Буадан тагын бер партия гуманитар ярдәм китәчәк.