17 февральдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә Shanu этно-джаз төркеме Россиянең иң яхшы дудкачысы Сергей Клевенский катнашында концерт куя. Концерт чуваш джазы һәм фолк-музыканың заманча интерпретациясенә багышлана.
«Чара MOÑ театраль мәйданчыгы һәм Yummy Music лейблы «Ямьле кич» проекты камералы концертлар циклы кысаларында оештырыла. Shanu төркеме Сергей Клевенский белән этно-джазлы программа уйнаячак. Катлаулы ритмнар, үзәккә үтә торган чуваш һ.б. телләрдәге көйләр – барысын да бер сәхнәдән ишетеп булачак», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.