Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров күренекле язучы Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
«Ул милләтәшләр, ватандашлар өчен яшәде. Үзенең күңеленә салынган игелеген бөтен кешегә дә өләште. Андый кешеләр турында «җанын бирергә дә риза» диләр. Шаһинур Мостафин кабатланмас шәхес иде», – дип искә алды ул.
Бүген Муса Җәлил музей-фатирында күренекле язучы Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе узды. Шагыйрь Зиннур Мансуров очрашуга килә алмау сәбәпле, аудиоязма җибәргән иде. Аны килгән кунакларга тәкъдим иттеләр. Ул Мамадыш районындагы авыл мәктәбендә бергә укыган елларны искә алды.
«Безнең мәктәпкә ул 8 сыйныфка килде. Килүгә әдәби түгәрәк оештырды. Үз артыннан бик күп яшь каләм ияләрен ияртте. Күп язучыларны зур әдәбиятка җитәкләп алып керде. Шул исәптән, мин дә ул биргән рух белән зур әдәбиятка кердем», – диде шагыйрь.
Шагыйрь Шаһинур Мостафинның күркәм сыйфатлары турында сөйләде.
«Ул үз халкының күркәм сыйфатларын күңеленә туплаган шәхес иде. Ул ихлас, ярдәмчел, игелекле... Санап бетергесез сыйфатлар тупланган күңел иясе иде. Шаһинур Мостафинның язучы буларак популярлашып китүе бик табигый. Профессиональ язучы булып танылгач, ул эзтабарлык хәрәкәтенә кушылды. Онытылган бик күп исемнәрне кайтарды. Бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә иреште», – диде ул.