Дания сәясәтчесе – «Кырыс курс» партиясе лидеры Расмус Палудан Копенгагендагы мәчет янында Коръән яндырды. Бу акция Стокгольмдагы хәлне кабатлау булды, анда да шушы ук активист мөселманнарның изге китабын Төркия илчелеге каршында мәсхәрә итте. Бу хакта Франс Пресска сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Басма хәбәр иткәнчә, Палудан Дания башкаласындагы Төркия илчелеге янында акцияне кабатларга җыена. Ул кабат җирле хакимият рөхсәте белән узачак.
21 гыйнварда ул Төркиянең Швециядәге илчелеге янында Коръән яндырган иде, соңрак мондый чара Нидерландта узды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стокгольмда һәм Гаагада узган акцияләрне катгый рәвештә гаепләп чыкты. Аның сүзләренчә, хакимият ризалыгы белән башкарылган мондый гамәлләр җәмгыятьнең җимерелүенә китерә.