Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнле авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфар Габдрахманов мәктәпләрдә шәхесләргә багышланган музейлар ачылуның уңай ягын әйтте.
«Мәктәпләрдә музейлар күп булсын иде ул. Күптән түгел Балтач авылында (Юлсубино) Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музеен ачтык. Ул – зур шәхес. Музей мәктәп бинасында ачылды. Мәктәптә шәхескә багышланган музей ачылуның тирән мәгънәсе бар. Мәктәптә музей булу, мәктәпнең киләчәге бар дигән сүз. Мәктәптә ун бала булса да, дүрт бала булса да, Равил Фәйзуллин музее булганга, ул мәктәп яшәячәк», – дип аңлатты ул.