Чувашия Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Владимир Степанов Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Рәхмәт хаты җибәргән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның Рәхмәт хатында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир Беюсовның актив эшчәнлеге билгеләп үтелгән. Мөнир Беюсов төбәккә Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән җибәрелгән иде.
Сүз хезмәт мигрантлары арасындагы мөселман яшьләренә рухи азык бирү, шулай ук хөкем ителүчеләр белән тәрбияви эшләр үткәрүгә җаваплы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чувашия Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренә, җәза үтәүче этник мөселманнар белән профилактик эш спецификасын ачыклаган психологларга методик ярдәм күрсәтү турында сүз барды.
«Мөнир Беюсов әңгәмәләре һәм чыгышлары мөселман яшьләренә һәм террорчылык идеологиясе йогынтысына аеруча дучар булган кешеләр белән адреслы профилактик эш оештыруга уңай йогынты ясады», - дигән Владимир Степанов Рәхмәт хатында.