Иртәгә, 21 гыйнварда, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, һава температурасы төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төбәктә төнлә һава температурасы -11..-16 градус, ә аязганда -19..-22 градуска кадәр (Казанда - -11..-13 градус) төшәчәк. Көндез һава температурасы - 6..-11 градус (Татарстан башкаласында - -7..-9 градус).
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда уртача салкынча һава торышы сишәмбе, 24 гыйнварга кадәр саклана.