Күп функцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыгын бирү вакытын 10 эш көненә кадәр кыскарттылар. Элегрәк хезмәт күрсәтү 15 эш көне булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.
«Минем документлар» бүлекчәләренә машина йөртү таныклыклары югалган яки аларны, аерым алганда, фамилия үзгәргәннән соң алыштырырга кирәк булган очракларда мөрәҗәгать итәргә була.
Документны рәсмиләштерү өчен паспорт, булган очракта машина йөртү таныклыгы һәм әгәр документның гамәлдә булу срогы чыккан булса яки аны яңа срокка әзерләгәндә медицина бәяләмәсе кирәк. Халыкара машина йөртү таныклыгын алу өчен шулай ук чит ил паспорты күчермәсе һәм 35 х 45 мм үлчәмле фотография кирәк. Илкүләм таныклыкны алу өчен КФҮ хезмәткәрләре гариза бирүчене бушлай фотога төшерәчәк.
Илкүләм машина йөртү таныклыгы өчен – 2000 сум, халыкара таныклык өчен 1600 сум пошлина түләнә, диелә хәбәрдә.