Актаныш егете, өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры Марат Солтанов Казанның «Казан» клубы белән контракт төзеде hәм быелгы сезонда Россиянең иң югары премьер-лигасында чыгыш ясаячак. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Марат шулай ук олылар арасында Татарстан җыелма командасы әгъзасы, яшүсмерләр арасында Россия жыелма командасына кандидат булып тора. Якташыбызны унышлары белән котлыйбыз, яңа үрләр яулавын телибез», диелгән хәбәрдә..